Социаль челтәрләрдә бәрәңге черүе турында видео таралды. Бу видеоны Питрәч районы Татар Тау Иле авылында яшәүчеләр төшергән.
Видеода шәхси хуҗалыкта бәрәңге сабагын чабулары күренә. “Бер ай туктамыйча яуган яңгыр килешмәде – бәрәңге чери. Җәй буе бакчадан кермичә, карап үстергән бәрәңге менә шундый хәлдә. Бәрәңге пычрак, пирчәткә белән уып чистартык, кибәргә калдырдык. Менә бу аралап куелган черек бәрәңге өеме”, - дип эре бәрәңгеләрнең черек икәнлеген күрсәтәләр.
“Әле яхшы дип аралап куелган бәрәңгеләрнең дә черү ихтималы бар”, - дип борчыла авыл кешесе.
Бу хакта тулырак: intertat.tatar
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев