Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Агачларны яз көне түгел, көздән агартырга кирәк!

Иң элек кәүсәне мүк-лишайниктан чистартырга кирәк.

Агачларны яз-көз агарталар. Көзге агарту мөһимрәк. Ул кайры астында кышлый торган корткычларны киметергә булыша, гөмбәчекләрдән, суык, кояш яргалаудан саклый.

Көзге агартуны температура +4...+5 градуска кадәр төшкәч эшлиләр, бу, гадәттә, октябрь азагы-ноябрьнең беренче яртысына туры килә.

Иң элек кәүсәне мүк-лишайниктан чистартырга кирәк. Моны яңгырлы көннәрдә эшләргә тырышыгыз. Гөмбәчек спораларына каршы кәүсәгә 3 %лы тимер яки бакыр купоросы яисә «Ордан», «Скор», ХОМ кебек бакырлы препарат сиптерегез.

Ә агарту өчен кояшлы коры көнне сайларга кирәк. Хәзер агарта торган әзер буяулар сатыла. Кышын кимерүчеләр зыян салмасын өчен, аңа креолин яки каен дегете өстәргә мөмкин, дип яза «Ирек мәданы».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев