Белгеч киңәше: бәрәңге утыртыргамы - юкмы?
Бакчачыга

Белгеч киңәше: бәрәңге утыртыргамы - юкмы?

Бәрәңге ничә көндә тишелә. Салкыннарның җир астындагы бәрәңгегә нинди зыяны бар?

Кызыксынучылар күп. Без бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Илсурович Абдуллин белән сөйләштек.

- Җир 16-17 градуска кадәр җылынды, - дип аңлатты Ленар Илсурович. - Бу температурада бәрәңге утыртырга була, ләкин салкыннар килмәсме икән дигән шикләнү бар.
- Бәрәңге ничә көндә тишелә. Салкыннарның җир астындагы бәрәңгегә нинди зыяны бар?

- Дым булганда, көннәр җылы торганда бәрәңге 10-12 көндә тишелә, ә суыклар китсә, тишелә алмыйча 20-25 көн җир астында ята. Авыруларга каршы эшкәртелмәгән булса, бәрәңге тишелә алмыйча авыру җыеп ятачак. Алдагы атнада көннәр җылы, яңгырлы күренә

- Ә ни өчен ашыгырга? Бәрәңге утыртырга өлгерәбез бит әле!

- Ашыгунын сәбәбе - җирдә дым барында утыртып калу. Чөнки җәй коры килә дигән фаразлар бар.

Чыганак

 


бәрәрңге

Нет комментариев