Көяләрне ничек куркытырга? Кыяр өчен ашлама, яки бакчачыларга киңәшләр
Сарымсак эре булсын, тишелеп чыгып, өченче атнада 10 литр суга бер стакан тоз һәм бер стакан көл салып сибегез
Көяләрне куркытабыз
Кәбестә күбәләгеннән һәм теләдән саклау өчен алар арасына укроп, кориандр, сельдерей, бархатцы яки календула утыртыгыз, үсемлекләрнең исе бөҗәкләрне куркытачак.
Сарымсакка көл файдалы
Сарымсак эре булсын, тишелеп чыгып, өченче атнада 10 литр суга бер стакан тоз һәм бер стакан көл салып сибегез.
Яшел суган һәм сарымсак очы саргая башласа, димәк, туфракта азот җитәрлек түгел. Шуның өчен үемлекләргә нашатырь спирты эремәсен сибәсе була.
10 литр суга өч аш кашыгы нашатырь спирты салыгыз һәм тәүлекнең кичке вакытында суган һәм сарымсакка сибегез.
Киләсе этап – кальций селитрасы нигезендәге эремә. Аны шул ук пропорцияләрдә әзерлибез, ләкин инде тамырларына сибәбез.
Бәрәңге кортыннан химиясез ничек котылырга?
Бер чиләк суга бер пачка коры горчица, 100 мл 9% лы уксус салып, яхшылап болгатасыз да сиптерәсез.
Кыяр өчен яшел ашлама!
Азот-фосфор ашламасын кулланып карагыз әле, дуслар.
Ул бик бик җиңел әзерләнә: тамыры белән бергә кычыткан һәм чүп үләннәрен вак итеп турап, чиләкне яртылаш тутырабыз. 3/4 чиләк су салабыз да ачытыр өчен кояшта калдырабыз.
2 атнадан соң сөзеп, су кушабыз. Еш сипкән очракта 1 өлеш ачыткыга 10 өлеш су, атнага бер сипкәндә: 1 өлеш ачыткыга 5 өлеш су.
Сливадан мул уңыш
Баксаң, слива һәм чиягә, төше формалашсын өчен, кальций кирәк икән, ә ул известьтә күп.
Слива уңышын арттырырга теләсәгез, агач кәүсәсен түбәндәге катнашма белән агартыгыз: 1 өлеш балчыкка 1 өлеш известь кушып, калын итеп сылагыз. Бу алым агач кабыгының яз көне ярылуын һәм дым югалтуын булдырмау белән дә файдалы. Известьне су белән дә кушып сибәргә мөмкин: 1 чиләк суга 1 аш кашыгы известь. Аена бер тапкыр җитә.
Чия кадәр карлыган
Әлеге ысулны кулланган бакчачының карлыганнары чия зурлыгында була. 10 литр җылы суга 2 аш кашыгы калий монофосфаты салып болгатабыз да һәр куак төбенә 2 литр эремә сибәбез. Бу чара ончыл чыктан да (мучнистая роса) профилактика булып тора. Моны май аенда эшләргә кирәк.
Тукландырсаң кура уңа
Кура җиләге уңышы күп булсын өчен түбәндәге ысул белән тукландырыгыз.
Ашлама сыйфатында “Кемира” (ул азот, фосфор һәм калий нигезендә ясалган) кулланабыз. 10 литр суга 3 аш кашыгы минераль ашлама кушып, бер төпкә 1 литр сибәсе була.
Минераль ашлама белән бергә бер төпкә 1 стакан көл сибегез. Җиләкләрегез баллырак булачак.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев