Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кышка суган утыртуның үз кагыйдәсе бар

Бу эшнең биш кагыйдәсе бар.

Суганны көздән утырту яхшы. Чөнки вак суганны язга кадәр саклап калу бик кыен, ул кибә. Ә көзен утырту өчен мондый чәчү — идеаль вариант. 

1. Утырту материалын сайлыйбыз. Көзен утырту өчен иң яхшы вариант-вак чәчүлек, язгы утырту өчен яраксыз. Суганчыкларның диаметры 1,5 см. алар ук җибәрми. Аларның яхшы, тыгыз, зарарланмаган булуын карыйбыз. Утырту алдыннан берничә минутка кайнар суда чылатабыз, болай эшләсәк алар ук җибәрми. Шулай ук барлык микробларны үтерү өчен өстәмә рәвештә орлыкны марганцовкада чылатып була. 

2. Утырту вакытын билгелибез. Суганны фаразланган салкыннарга 3-4 атна кала утырту кулай. Әгәр һава температурасы инде тотрыклы рәвештә 5-7 градустан югары күтәрелмәсә, утыртырга вакыт.

3. Утырту. Түтәлдә бер-берсеннән 20 см ераклыктагы буразналар эшләргә. 3-10 см адым белән орлыкны утыртабыз. Утырту тирәнлеге 4 смдан артмый. Аннары буразналарны җир белән күмәбез. ⠀

4. Ашлау. Иң идеаль вариант — көл белән тукландыру, бу язга кадәр җитәчәк. ⠀

5. Мүлчәлибез. Бу чараны салкыннар менә-менә килер алдыннан үткәрәбез. Гадәттә коелган яфракларны, пычкы чүбен яки печәнне мүлчә итеп кулланам. 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев