Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Орлык тизрәк тишелсен өчен киңәшләр

Үсентене 2-3 чын яфрагы чыккач кына күчерергә кирәк

Орлыклар тизрәк шытсын өчен +25...+30оС җылылык булдырырга кирәк. Үсентегә үсү өчен +18...+20оС температура кулай, дип яза «Туганайлар».

Үсентеләргә суны иртән сибәргә тырышыгыз. Кичтән сипкәндә туфракның өске катлавы кибәргә өлгерми, төнлә тәрәзә төбендә салкынча, үсентенең чирләргә бирешү куркынычы зуррак.

Үсентене 2-3 чын яфрагы чыккач кына күчерергә кирәк. Үсентене күчергәннән соң ике атна узмыйча тукландырмагыз.

Орлыкларны йогышсызландыру өчен сыек алсу төстәге марганцовкалы суга яисә 10 процентлы водород перекисе эремәсенә 20 минут чамасы салып торырга мөмкин. Эремә белән орлыклар нисбәте 1:1 алына. Аннан соң орлыкларны чиста суда чайкатып, киптерергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үсенте