Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Үсентеләр ник сузыла?

Февраль башында помидор чәчкән идем, яхшы тишелделәр. Элиталы сортлы үсентеләр нишләптер сузыла башлады, әле күчерерлек тә түгел. Үсентеләр яктылык җитәрлек урында тора. Ничек сабакны сузылудан туктатырга? Яхшы сортларны саклап каласы килә. Фидания.

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
— Бик иртә чәчкәнсез. Даими урынына утыртканда, помидор үсентесе 60-65 көнлек булырга тиеш. Үсентеләрне ачык грунт яки теплицага кайчан утыртачагыгызны беләсез, шул сроктан артка таба санарга һәм шуңа тишелү өчен китәчәк биш көнне өстәргә кирәк. Мәсәлән, без томат үсентеләрен бакчага ел саен 10-11 июньдә күчерәбез. Шуңа ачык грунтка утыртасы помидорны 30 март-1 апрельдә генә чәчәчәкмен. Үсентеләрнең “яктылык җитәрлек урында торуына” ышанмыйм. Зур тәрәзә аша да урамдагы яктылыкның 30-35 %ы гына үтеп керә. Икенчедән, хәзер үсентеләргә көн яктысы (озынлыгы) җитми. Шуңа аларны кимендә 12 сәгать өстәмә яктыртырга кирәк. Сезнең очракта үсентеләрнең өскә тартылуының төп сәбәбе шул. Яктылык режимын көйләгән очракта да, үсентеләр 35-40 см үскәч, очын чама белән 15 см кыйгачлап кисеп алырга туры киләчәк. Киселгән ботакларны сулы банкага утыртып тамырландырыгыз. Тамырлар су һәм һава биеклегендә барлыкка килә. Болай сез үсентеләр санын икеләтә арттыра алачаксыз. Тамырланганнарын әрҗәгә күчерергә кирәк.
Сыйфатлы үсенте үстерәсегез килсә, дөрес вакытта кабат чәчегез, әле өлгерәсез. Үсентеләрне тишелүгә тиешенчә яктыртыгыз, суны күп сипмәгез һәм тукландыру белән мавыкмагыз.

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үсенте