«Балтач кабагы» бәйгесе
Кабак ярышы башланган,
Быел алар нык уңган!
Кемнәрнеңдер кабаклары
Каф тау кадәрле булган!
Арба, арба кабаклар бар,
Афәрин, сезгә, туган!
Ә мин менә кабакларга,
Ясле ачмакчы булам!
Ягу сезонын башладым,
Кирәк түгел акчасы.
Мул "уңышлы" кабак биргән,
Исән булсын бакчасы!
Әниләре бар кабакның,
Зур булып уңмаса да,
Сурәт юллыйм "Нәни кабак"
Бәйгесе булмаса да!
Нет комментариев