Актаныш районыннан тыл хезмәтчәне махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмгә трактор тапшырды
Башта гаилә техниканы СВО зонасына турыдан-туры җибәрү мөмкинлеген караган
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «Без бергә» фондына битараф булмаган кешеләр саны арта. Алар арасында – Киров авылыннан 86 яшьлек тыл хезмәтчәне, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Кахирова бар.
Күптән түгел ул фонд аша 1453 нче полк хәрбиләренә «Урал» мотоциклын тапшырган. Хәзер исә Дөлфирә Бариевна тагын бер әһәмиятле гаилә истәлеге – мәрхүм ире Шамилнеке булган ЮМЗ тракторы белән аерылышырга карар кылган.
Башта гаилә техниканы СВО зонасына турыдан-туры җибәрү мөмкинлеген караган. Әмма соңрак тагын да практикрак карар кабул ителгән – тракторны сатып,акчасын хәрбиләгә җибәргәннәр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев