Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Балтач мәктәбендә Эдуард белән Раил истәлегенә чаңгы ярышы үтте (фото)

Бу чарада герой егетләребезнең туганнары, якыннары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы Дилүс Гатиятуллин катнашты.

5нче март көнне хәрби операция барышында һәлак булган егетләребез Петров Эдуард  һәм Галимҗанов Раил  истәлегенә Балтач мәктәбе укучылары арасында чаңгы ярышы үтте.

Әлеге ярышның иганәчесе — «Елмай» сөт-май комбинаты директоры Гыйләҗев Айрат Илсур улы һәм тормыш иптәше Гыйләҗева Миләүшә Равил кызы.

Бу чарада шулай ук герой егетләребезнең туганнары, якыннары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы Дилүс Гатиятуллин да катнашты.

Спорт сөюче нәни дусларыбызны мактау кәгазьләре, медаль, конвертлата бүләкләр белән куандырган Миләүшә һәм Айрат Гыйләҗевларга олы рәхмәт хисләрен белдерәбез, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар куанычы, эшләрендә уңышлар, мәктәпкә эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев