Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Батырлык

«Батырлык өчен» медален улым бик көтте...

Әниләрнең күзләреннән яшь кипми

Сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз Николай Иванович Михайлов һәм Риназ Мәхмүт улы Мөхәммәтшин күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Тиешле карар Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә кабул ителде.

Дәүләт бүләкләрен геройларның әниләре Фәридә Всеволодовна Михайлова һәм Лия Әбраровна Мөхәммәтшинага Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән район хәрби комиссары Дамир Гайнуллин район советының утырышлар залында тапшырды.— Батырлык өчен медален бик көтте улым, хәтта безгә дә шалтыратып әйтте, әни, дроннарны бәреп төшергән өчен миңа медаль бирәчәкләр диде, 4 декабрь көнне фәрманга кул куелды, ә инде 4 гыйнвар көнне улым хәрби операциядә батырларча башын салды, — дип елый — елый сөйли Лия Абрамовна. — Үзе әйтмәсә белмәс идек тә. Киленем Илүзә частька язып, шушы медальне юллап алды. Рәхмәт, игътибарсыз калдырмадылар, тиеш булгач бирделәр.

Әниләрнең күзләреннән яшь кипми. Шул орден-медальләрен кочаклап йоклаганнары да күп аларның. Батырлар даны мәңгелек. Исемнәрен җуймый саклыйк аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Батырлык өчен" медале