Балаларның да эшкә өйрәнүе, патриотик тәрбия алуы сөенечле ️️ күренеш
12 февраль көнне Чапшар мәдәният йортында ел әйләнәсе фронт өчен сетка үрәләр. Әбиләренә, әниләренә ияреп, сетка үрергә бакча, мәктәп балалары да килә.
Балаларның да эшкә өйрәнүе, патриотик тәрбия алуы сөенечле ️️ күренеш. Һәр вакыт бердәм, дус, тату булып солдатларыбызга ярдәм итеп торсак, үз җылыбызны ризык әзерләү, шәмнәр ясау, сеткалар үрү белән бирә алсак, аларга да илебезне сакларга бер рухи көч булып торыр иде.
Сеткаларны «Сугыш тизрәк бетсен, барысы да җиңү өчен, шушы сеткалар егетләребезне сакласын иде». Балаларны эшкә өйрәткән һәм патриотик тәрбия биргән өчен Гөлфинә Габделфәрт кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез ди Чапшар авылы апалары.
Нет комментариев