Бу изге эштә бер дә катнашмаган, битараф, сәламәт кешеләргә бу егет-кызлардан үрнәк алырга кирәк!
Волонтер Елена Вәлиева махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, госпитальдәге яралыларыбызга зур ярдәм итүче, районыбызның «Фикердәш» клубына йөрүче мөмкинлекләре чикле булган егет-кызлар белән очрашты.
«Беренче очрашуда ук без алар белән 160 шәм ясаган булсак, бүген солдатлар, яралылар өчен бик күп, иң кирәкле медикаментлар туплап, шулай ук турап, киптереп, савытларга тутырган ипиләр тапшырдылар. Бу изге эштә бер дә катнашмаган, битараф, сәламәт кешеләргә бу егет-кызлардан үрнәк алырга кирәк! Эшләгән эшләре үзләренә җиңел генә бирелмәсә дә, һәммәсе дә тырышкан, көчен, күңел җылысын керткән. Сокланып, горурланып, сөенеп кайттым алар яныннан. Рәхмәт сезгә «Фикердәш»ләр! — дип хәбәр итә Лена апа.
Җитәкчеләре Чулпан Габделганиеваның тырышлыгы, булганлыгы нәтиҗәсендә уйлаган бар ярдәмнәре дә уңышлы килеп чыккан.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев