Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

«Фикердәш»ләр СВОдагы егетләргә ярдәм кулы сузган (фото)

Ил-көннәребезгә хәерле тынычлык урнашсын иде.

Норма мәдәният йортында районыбызның инвалидлар оешмасының «Фикердәш» клубына йөрүче мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашу булды. Алар СВОдагы егетләргә ярдәм йөзеннән блиндажный шәмнәр ясарга теләк белдереп, 160 шәмгә заготовка эшләде. 

«Өч сәгать барган бу хезмәттә танышу, чын күңелдән бирелеп тырышып эшләү, уен көлке белән аралашу, күңелдә искиткеч җылылылык, изге хисләр калдырды. Алардан нур, эчкерсезлек, яктылык бөркелеп тора, башкалардан ким дип әйтергә тел әйләнми. Күңелдә шундый рәхәтлек, бәйрәмнән дә алай шатланып кайткан юк иде, чиксез ихлас рәхмәтем «Фикердәш»ләргә», ди волонтер Елена Вәлиева.

«Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева исә бу изге эш турында менә нәрсәләр диде: 

— Без күптәннән инде солдатларга ничек ярдәм итеп булуы турында уйланып йөри идек. Аллага шөкер, бүгенге эшебез уңышлы булды. Исән-сау гына солдатларга барып җитеп, аларның әз булса да күңелен җылытсын инде ясаган шәмнәребез. Ил-көннәребезгә хәерле тынычлык урнашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво