Госпитальдән Чепьяга
Уңышлар сезгә, илнең яшь патриотлары!
Балтач гимназиясенең Римма Рифовна җитәкчелегендәге ВИА «Струна» төркеме ВИА " Овертон-16″ төркеме һәм дә гимназиянең талантлы балалары белән берлектә Чепья авылында «Бары тик алга!» дигән концерт куйды.
Концерт бик яхшы булды, дип хәбәр итәләр безгә, тик менә тамашачы гына аз килгән." Балалар концерты, күпме тырышып әзерләнде бит алар, килсәләр дә була иде, дип күңелләрендә калган төерне җиткерделәр.
Әти-әниләргә, мөгаллимәгә, балаларга, Раил Тимербаевка, Чепья мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерәләр.
Гимназиянең үзешчән балалары тик тормый, Казан госпиталенә барып концерт та куя, күптән түгел тагын барып кайттылар. Балалар бик тырыш, февральдә менә госпитальгә «Струна» барырга җыена. "Струна"ның җырчысы Диләрә Дмитриева да репертуарын хәрби җырлар белән баетып кына тора.
Уңышлар сезгә, илнең яшь патриотлары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев