Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Җиһанда - Батырлар сулышы

Бу кыйммәтле тәҗрибә, аны дәреслекләрдә табып булмый

Ватан Геройлары көне алдыннан Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрелде. Бу лекция генә түгел, ә тере тарих, үз гамәлләре белән аның битләрен язучылар белән очрашу иде.

Без кунакка чын геройларны, Таҗикстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны: авылдашларыбыз Әхкиямов Инсаф Габдулла улын һәм Гарипов Фәнил Фәрит улын чакырдык.

Аларның бурыч, намус, иптәшлек һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләгәннәре күңел түренә үтеп керде. Бу бик кыйммәтле тәҗрибә, аны дәреслекләрдә табып булмый. Балалар алар сөйләгәннәрне бирелеп тыңладылар, тын да алмыйча сораулар бирделәр һәм чын батырлык һәм фидакарьлекнең нәрсә икәнен аңладылар.

Мондый очрашулар — патриотизмның иң яхшы дәресе. Алар вакытлы дистанцияне бетерә һәм үткәннәрне сизелерлек итә, ә иң мөһиме-безне мондый кешеләр яулаган дөньяны истә тотарга һәм кадерләргә өйрәтә.

Хөрмәтле ветераннарыбызга батырлыклары, үз тарихлары белән уртаклашырга әзер булулары, мәктәбебезгә күрсәткән яхшылыклары өчен олы рәхмәт! 
Кабат очрашулар насыйп булсын!

                                                                                                Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр мәктәбе