Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Иң беренче кояш бездән чыга, аннан гына китә Казанга

Җылы очрашуларга корылган матур чара

Кичә район мәдәният үзәгендә җылы очрашуларга корылган матур чара узды, махсус хәрби операция ветераннары, волонтерлар бүләкләнде. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, бәйрәм кунаклары алдында,  бәйрәмнең асылын тирәнтен чагылдырган чыгыш ясады. «Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмебез кунаклары! — дип башлады ул сүзен. — Тагын бер елыбызны тарих битләренә озатабыз. Ул илебез тарихында шатлыклы мизгелләре белән дә, борчулы көннәре белән дә истә калыр. 2025 ел — махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә Ватанны саклаучылар елы булып, ел дәвамында үткән чаралар илебезнең бәйсезлеген, иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү шигаре астында узды». 

12 декабрь — Россия Конституциясе көнен билгеләп үтәбез, дип тә белдерде. Конституция Россиянең күп гасырлык тарихында тупланган бай тәҗрибәсен һәм казанышларын чагылдыра, илебез үсешенең стратегик юнәлешләрен билгели. «Ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы туганнар һәм якыннарны, якташларны, үз илеңне кайгыртудан гыйбәрәт. Әлеге сыйфатларны үсеп килүче яшь буында да тәрбияләү бик мөһим», диде район башлыгы. 

Бәйрәм залында махсус хәрби операция ветераннары белән беррәттән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар да, туган якларга ялга кайткан батыр солдатларыбыз да утыра. Рамил Рәшитович ветераннарга олуг ихтирам хисләрен белдерде, «Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган солдат егетләребезнең гаиләләренә яхшы хәбәрләр генә юлдаш булсын. Батыр уллар үстергән өчен солдат аналарына олы рәхмәтемне белдерәм. Кызганыч, яу кырында башларын салган солдатларыбыз да бар, алар мәңге безнең хәтеребездә», диде һәм залда иң алгы рәттә утыручы ветераннарга бүләкләр тапшырды. Аннан соң Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзләренең көндәлек эшләре һәм хезмәтләре белән зур өлеш керткән волонтерларга рәхмәтләрен ирештерде, аларны сәхнәгә чакырып бүләкләде, волонтерларыбыз олуг хөрмәт йөзеннән дәрәҗәле бүләкләргә иреште. Волонтер Елена Вәлиева гомер бәйрәме уңаеннан аерым бүләкләнде.

Быел шулай ук Балтач районы оешуга 95 ел. 
Горурланырлык, данларлык, хәтерләрлек һәм хөрмәт итәрлек шәхесләребез һәм истәлекле вакыйгаларыбыз әлеге бәйрәмдә искә алынды, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барылды.

Шулай итеп Ватан сакчылары елын яптык та, Президентыбыз Владимир Путин игълан иткән «2026 ел — Россия халыклары бердәмлеге елы»на йөз тоттык. Җиңәр өчен, алга юл ярыр өчен бердәмлек бик кирәк безгә. Ә Татарстанда, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2026 ел — «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» булачак дип белдерелде. Бәлки Тынычлык елы да булыр әле ул, бирсен, Раббым! 

Иң беренче кояш бездән чыга, аннан гына китә Казанга, дип башланган кичә ничек шулай матур башланган булса, шулай матур тәмамланды да. Аксак Тимергә бәйле тарихы да булды, бию сәнгатен үз иткәннәр буыннар чылбырын да бәянләде, татар, рус белән янәшә перспективалы үсештәге удмурт, мари милләте вәкилләрен дә күрдек, бүгенгесе дә ачык чагылыш тапты, гомумән, горурлык дигән ташкын хисләр кичерерлек бәйрәм булды бу. Шушындый бәйрәмнәргә сәбәп булырлык ялкынлы эшләребездән арынмыйк, районыбызның 96 еллыгына да һәрбарчабызга исән-сау, куанычлы күңелләр, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек белән барып җитәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач мәдәният үзәг