Җирлекләрдә искә алалар
Хәрби ветеран Алмаз Шәрхетдинов та килгән
Яңгул авылының мәдәният хезмәткәрләре Гөлнара Сабирова, Гөлназ Әхмәдуллин, китапханәче Хәлимә Зарипова ватанпәрвәрлек, батырлык төшенчәсенә Ватан сакчылары елында аеруча да игътибарлы булдылар, әлеге уңайдан чаралар гел уздырып торалар. Җәй көне уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган Әхмәдуллиннар, Гыйззәтуллиннар гаиләләренең иганәчелек ярдәме белән, зурдан кубып, "Солдат боткасы" дигән патриотик чара уздырдылар.
Әле күптән түгел махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләүдә тырышып катнашучы волонтерларны дәшеп хөрмәтләделәр, алар янәшәсенә ут эчендәге егетләребезнең якыннарын да чакырдылар, һәлак булганнарның да әти-әниләре катнашты.
Аңарчы, 3 декабрь — Билгесез солдатны искә алу көнендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәле янына җыелып, искә алу тантанасы узды. Чарага махсус хәрби операциядә катнашкан, хәрби ветеран Алмаз Флорид улы Шәрхетдинов та килгән, тантанада катнашкан яшьләргә патриотик тәрбия биргән.
Һәр чарада авыл җирлеге башлыгы белән "Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчесенең ярдәме зур диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев