Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Курск өлкәсенә бәреп кергән Украина хәрбиләре санын әйткәннәр

Украина кораллы көчләре Курск өлкәсенә бәреп керү өчен 11 меңнән артыграк хәрбине җәлеп иткән. Бу хакта “Ахмат” спецназ командиры Апты Алаудинов үзенең телеграм-каналында белдергән.

«Барлы-юклы бөтен көчегезне утка ташладыгыз булып чыга. Курск юнәлешенә һөҗүмгә ыргылган техникагызның күпчелеге юк ителде инде», — дип мөрәҗәгать иткән ул Украина хәрбиләренә. 

Алаудинов әйтүенчә, Украина гаскәрләре бик күп солдатларын югалта. Хәзер алар һөҗүмгә ташланмый, бәлки басып алганны саклап калырга маташа. 

Исегезгә төшерәбез: кичә Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Курск өлкәсендә Украина кораллы көчләренең 420гә якын хәрбие, 55 берәмлек бронетехникасы (3 танк, 8 бронетранспортер, 1 БМП, 43 хәрби бронемашина, 33 автомобиль), 1 РСЗО һәм 1 артиллерия җайланмасы юк ителгән. Курск өлкәсенә бәреп кергәннән бирле Украина гаскәрләре 2 030 хәрбиен югалткан.

erid: 2VtzqwTSgT9


Чыганак:  Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев