Нурия ападан Дилә апага
Бердәмләшеп эшләүләренә күңел сөенә.
Кили авылы уңганнары җыелалар да токмач кисәләр, солдатларга да озаталар, аш ясаучыларга да бирәләр.Бу юлы Арбор Дилә апага да токмач җәеп бирделәр, и куанды инде Дилә апа, шулай әзерләп бирсәләр зур ярдәм инде ул безгә, токмач җәю кулны тота бит ул, ди. Сүзендә торды Килидән Нурия апа, Казаннан Волонтерлар очрашуыннан кайтканда, автобус юнәтеп биргән волонтер Рамил Аглиуллинга, бер коробка токмач бирәм әле мин аның төркеменә, дигән иде, таякка таянып кына йөрим дип тормады, китереп үк тә бирде. Балтач волонтерларының шулай алмаш-тилмәш, бердәмләшеп эшләүләренә күңел сөенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев