Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Рөстәмнең кечкенә улын да күрә алмыйча, бик яшьли арабыздан китеп баруы бик үкенечле…

Хуш батыр егет, урыннарың җәннәттә булсын.

Җырчы Сиринә Зәйнетдинованың гаиләсе, якыннары бик зур хәсрәт кичерә. Аның бертуган сеңлесе Гөлинәнең тормыш иптәше, райондашыбыз, Көшкәтбаш егете Рөстәм Нәкыйпов махсус операциядә һәлак булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Рөстәм кияү, кем белгән соңгы очрашуыбыз булыр дип. И-и, белсәң иде ничек җибәрәсем килмәде үзеңне… Сеңлемә, Рөстәмнең якыннарына Ходай күркәм сабырлыклар бирсен», – дип яза ул.

Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе Гөлинә ирен махсус операциягә озатканнан соң беренче тапкыр әни булды. Рөстәмнең кечкенә улын да күрә алмыйча, бик яшьли арабыздан китеп баруы бик үкенечле…

P.S. Бүген Рөстәмне туган авылына алып кайтып җирләделәр. Хуш батыр егет, урыннарың җәннәттә булсын. Әти-әниеңә, тормыш иптәшеңә, якыннарыңа күркәм сабырлык телибез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146458/

Фото: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев