Смәеллеләр дә «Без бергә» акциясенә кушылган
Авылларда халык сеткалар үрә, шәмнәр ясый, ризыклар пешерә
Балтач районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими гуманитар ярдәм җибәреп тора. Авылларда халык сеткалар үрә, шәмнәр ясый, ризыклар пешерә. Кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итә.
Районыбызда баручы «Без бергә» акциясе кысаларында Г.Г.Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта белем бирү мәктәбе дә СВО да катнашучы егетләребезгә дип коры ашлар әзерләгәннәр, токмачлар кискәннәр.
Бар әзерләнгән ризыклар районыбызның ярдәм җыю үзәгенә илтеп тапшырылачак.
«Туган йортларыннан читтә ил тынычлыгын саклаучы батыр йөрәкле егетләребезгә әзерләнгән ашларыбыз көч, ышаныч бирсен. Җиңү таңын якынайтсын», ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев