Хәрби операция ветераннарын тормышка кайтару
Хәрби операция ветераннарына дәүләтебез рәхимле караш күрсәтә
Татарстан Республикасында мәртәбәле бәйге бар. Ул — Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына махсус хәрби ветераннар арасында ярышлар. Ил сагында сынатмаган, көчле яралану сәбәпле, тыныч тормышка кайта алган ветераннарыбыз биредә үзләренең тормышка нык-лы әзерлекләрен, җиңүгә булган сынмас рухларын дәлилли. Күптән түгел узган ярышта да менә Фидәил Хәсәнов белән Тәлгать Галиев ирекле стильдә йөзеп, һәрберсе 50 метр аралыкта көч сынашып, беренче урын яуладылар. Тәлгать Галиев хәнҗәр ату остасы булып та танылды, биредә ул икенче урынны яулады, чын мастер-класс күрсәтте. Махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләү, тормышка кайтару «Россия Спорты» дигән дәүләт программасы кысаларында башкарыла.
Егетләрне ярышларга Татарстан Республикасы «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы социаль координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сәгьдиева әзерләде. Гөлүзә бүгенге көндә бала ялында, аңа нарасыен исән-сау гына дөньяга тудырып, эшчәнлеген дәвам итүен телибез.
— Егетләр белән 2022 елдан бирле шөгыльләнәбез, — ди Дилүс Гатиятуллин. — Аларның үзләре өчен, сәламәтлекләре өчен дә кирәк бу тренировкалар. Йөзү, мәсәлән, буыннарга, мускулларга файдалы. Егетләрнең тырышлыклары бушка китми, алар хәзер гел алдынгы урыннарда. 2025 елда Әлмәттә узган Рәис Кубогы ярышларында 1 урын алып кайттылар, Тәлгать әле Мәскәү асты өлкәсе шәһәрләренең берсендә катнашып та йөзү буенча беренче унлыкка керде. Быел Түбән Камада, шулай ук Рәис Кубогы этабында катнашып, Тәлгать уң һәм сул кул белән беренче, икенче урыннарны бүлеште, Фидәил дә икенче урынны алды. Нияз Ризванов шахмат буенча беренче унлыкта җиңде. Быел Әлмәттә Рәис Кубогының беренче этабында Тәлгать тә, Фидәел дә йөзү буенча беренче урынны алдылар, төп бәйге декабрьдә булачак, аңа да әзерлегебез бара. Егетләрдән бик канәгать мин, булдыра торган чын спортчылар алар. Республикада инде аларны беләләр, кайда да хөрмәт белән каршы алалар.
Бу урында Фидәил белән Тәлгатьнең «Төньяк фронт» дигән команда да волейбол уйнауларын да әйтергә кирәк. Әлеге команда җөмһүриятебезнең төньяк районнарыннан булган Саба, Арча, Биектау һәм Балтач егетләре җыелма командасы булып тора. Волейболны хәрби ветераннар утырып уйный, чөнки аяклары йөгереп йөрергә рөхсәт итми. Яшел Үзән районында Татарстан Республикасы Рәисенең II Кубогында катнаштылар, беренче урынны яуладылар һәм турнирда икенче ел рәттән җиңүче булды, иң яхшы уенчылар булып танылдылар. Күптән түгел республиканың волейбол буена федерация кубогына узган ярышта өченче урын алдылар. Хәзер менә Тәлгать өстәл теннисы ярышына барырга әзерләнә, узган ел әлеге спорт юнәлешендә республика күләмендә икенче урынны алган спортчы ул. Фидәил дә, Тәлгать тә спорт белән бергә гаилә тормышын да матур алып баралар, балалар үстерәләр. Тәлгать район газ хуҗалыгында слесарь, Фидәил районда сөт-май комбинатында оператор.
— Безнең егетләр йолдыз булырга яратмыйлар, ахырдан медальләрен алырга да читенсенеп кенә чыгалар, алар чыкканчы мин чыгып баскан булам инде, — дип шаярта Дилүс Мәгъсүмович. Әйе, бик горурлана спортчы егетләре белән Дилүс әфәнде. Үзе дә әфганчы булганлыктан, егетләргә дәүләт тарафыннан шушындый әйбәт караш яшәве аны куандыра, ни дәрәҗәдә игътибар кирәк икәнлеген ул яхшы аңлый.
Спортчы ветераннарыбыз рәтенә башка ветераннарыбыз да әкренләп кушылсын иде, тән яралары җиңеләеп китәр, йөрәк яраларына дәвасы да табылыр иде, бәлки.
Алда зур җиңүләр көтә, спортны үз иткән ветераннарыбызга уңышлар телик.
Тулырак: "Хезмәт" газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев