Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

«Без туган як нурын, күңел җылысы алып барабыз», ди волонтер Рамил

Курку белмәс кыю егетләребез алга бара

— Менә тагын егетләребез янына барып кайттык, ничәнче баруыбыздыр, әйтә алмыйм, хәер, инде санаган да юк, чөнки һәр баруыбызның бәһасе чиксез, — ди районыбызның «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән волонтерлар төркеме әйдәүчесе Рамил Әгълиуллин. — Без Ватанны саклаучы егетләребезгә анда тормыш көтәр, хәрби бурычларын үтәү өчен кирәк-ярак кына алып килмибез, без аларга туган як нурын, тылдагыларның терәк булырлык күңел җылысын да алып барабыз. Егетләр өчен әлеге тойгылар бик мөһим. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга даими ярдәме өчен без — волонтерлар да, егетләр дә бик рәхмәтле. Һәр барган саен ягулыкка да 20 мең сум күләмендә акча бирелә. Киләсе баруыбыз да таулар артында түгел, егетләрдән заявкалар теләсә-кайсы минутта килергә мөмкин. Безнең якты киләчәгебез өчен көрәшүче егетләребезгә һәрчак ярдәм кулы сузарга бурычлыбыз, безнең көчебездән килә торган эш ул. Егетләр волонтерларны сагынып көтеп ала, бик кирәк аларга ярдәм. Хәзер алар генераторларга, кыстыргычларга (скоб), кадакларга, юеш салфеткаларга, газ баллоннарына мохтаҗ.

Курку белмәс кыю егетләребез алга бара, алга барган саен окоп казый, блиндаж төзи, яңа көчләр туплый. Кояш нык кыздыра, эчәргә су күп кирәк. Эшмәкәрләр Шамил абый белән Венера апа шикелле егетләргә су китерүчеләр күпләп булса икән ул, алар ярдәм йөзеннән волонтерлык пунктына 5 литрлы савытларда 50 данә су китергәннәр. Бер йотым су табарга тилмергән егетләр өчен нинди зур ярдәм. Җәләевлар гаиләсе махсус хәрби операциядәге егетләргә гел ярдәм итә, акчалата да, азык-төлекләтә дә, кирәк-ярак ягыннан да ярдәмнәре күр күренә. Шамил абыйның оешма җитәкчесе булып эшләгән еллары булса, моннан да зур, күләмле ярдәмнәр кылар иде ул, бәлкем. Коръән ашына килгән сәдака акчаларын да күпчелек кеше махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм булсын дип тапшыра. Мәрхүмнәрнең рухлары шат, җаннары тыныч булсын. 

Искәрмә: Күпчелек халык бик рәхәт яши, тамак тук, өс бөтен, унике сан сау-сәламәт, бәйрәмнән-бәйрәмгә йөрибез, шөкер итәргә кирәк һәм һәр барган сабантуйдан егетләребезгә дә 100 сум булса да өлеш чыгарсак, намусыбыз чиста, йөзебез ак, фронтка да булышабыз, бәйрәмен дә итәбез, диярлек булыр иде.

Рәсемдә: Райондашыбыз, Чепья авылы егете  Илнар Сабиров (фоторәсемдә сулда)  махсус хәрби операциядәге егетләребезгә бушка бик кирәкле мотоцикл бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар