Елена Вәлиева көндәлеге
Машинага сбор бара
15 июль көнне волонтер Елена апабыз командасы солдатларыбызга ярдәм илтеп, арып-талып, әмма янәдән дә тырышып эшләү нияте белән кайтып керде һәм җиң сызганып кабаттан эшкә тотынды. Уңган волонтер ханым соңгы вакытта көндәлегенә ниләр язды икән, укып карыйк әле.
***Хөрмәтле группа! N ягындагы элемтәче егетләребез ярдәм сорый. Аларга алып барган "Нива»быз, Аллага шөкер, менә ике ел инде көн-төн чаба. Запчастьлары тузып тора. Менә шул машинага ярдәм кирәк, зинһар, өлешебезне кертүдән туктамыйк (ниләр кирәк икәнлеге дә күрсәтелгән).
***Арбор уңганнары ниләр генә киптерми, афәрин. Көндез эштә үзләре, кайчан өлгерәләрдер, белмим. Мобилизация башланганнан бирле иминлек җәймәләре үрәләр, ашлар, чәйләр ясыйлар, ул вакытта тегү эшләре дә бар иде әле, бөтен сандыкларны чистарттык шул чакта. Уйлап чыгарып та, үзенчәлекле итеп тә эшләүчеләр алар безнең. Кайберләре бераз сүрелеп киткәннән соң да, болай булмый бит, дип, берсен-берсе өндәп, яңадан алдырып киттеләр. Дилә апагыз да, авыртуларын читкә куеп, әйдәләп кенә тора. Изгелек, игелекнең савабын аңлаган кеше авыр чакта һәрчак кул суза. Аллаһ күрүче, белүче, гамәл дәфтәрләребездә бушлык булмасын! Калганнар, сез дә ярдәмгә ашыгыгыз. Менә шушы урында үземнең дә ничек ярдәм итүем искә төште, кибеттәге апельсин, лимоннарны мин генә алып киптереп бетерә идем. Көн-төн күпме сөлге, партянка, урын-җир тектем. Искә алу үзе бер хатирә сандыгын барлауга тиң.
***Группама гел кушылып торалар. Аларга рәхмәтемне әйтеп, бераз аңлатма биреп үтәсем килә. Мобилизация башланган көннән алып, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә, Луганский, Донецкий госпитальләренә, Луганскийдагы ике балалар йорты балаларына ярдәм күрсәтеп торабыз. Отчетыбыз тиене-тиенгә чагышып, күрсәтелеп барыла. Запрослар буенча алып барып тапшырылган әйберләрнең фото-видеоотчетлары бар. Машиналар, мотоцикл, мавиклар, детектор «Булат», спутниклар, интернет җайланмалары, запас частьлар, электростанция приборлары, антенналар, элемтәчеләр өчен телефоннар, йокы капчыклары, иминлек җәтмәләре, медикаментлар, бронижилетлар, рацияләр... санап бетергесез әйберләр, тагын үзебез ясаган ашлар, чәйләр алып барып тапшырылды. Бүгенге көндә разведрота өчен машинага сбор бара, бөтен техникаларын бәреп бетерделәр. Икенче сбор — Нормабаш егете Булат өчен. Аңа әлегә районнан ярдәм бармаган, шуңа һәммәгезнең дә бу изге эштә катнашуыгызны сорыйбыз. Ятим балага ярдәм итү икеләтә саваплы. Үзенең янәшәсендә без барлыгын, таянырлык авылдашлары, якыннары барлыгын тоярлык итеп ярдәм итә алсак иде. Рәхмәт игътибарыгызга!
Волонтер Лена апаның адресы: Норма авылы, Таҗи Гыйззәт урамы, 2нче йорт.
Рәсемдә: Яңгул авылының бертөркем волонтерлары. Лена апа аларны "Бал кортларым" дип атый. Фото волонтер Елена Вәлиева сәхифәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев