Күктә йөзде кара болытлар
Балтач егете Илдар Галиевның һәлак булуына өч ел
Вакыт уза. Йөрәктәге яралар тирәнәя бара. Вакыт дәвалый диләр, дәваламый ул, бары тик ачы хәсрәт белән яшәргә генә өйрәтә. Йөрәк ачысының кайчан җуелганы бар, үз башына төшкән кеше генә аңлый торган хәлләр. Армиягә китеп, Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булып кайткан Илдар Галиевның әнисе Тәнзилә, әтисе Илнур да бала югалту ачысын берөзлексез эш белән мавыгып кына басалар.
Тәнзиләләргә барган саен сокланып кайтам, абзар тулы мал-туар, бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә. Сөбханаллаһ, эшләп тапкан мал-мөлкәтләре һәрчак уңыш китерә. Ат асрап, ат итеннән төрле ризыклар да ясатып саталар, бик булган алар, тырышып, хезмәт белән көн күрәләр.
— Минем күземә күренәдер дисеңме боларны? — ди Тәнзилә. — Мәҗбүри эшләүгә һәм яшәүгә калды инде хәзер. Улым исән чакта һәр башкарган хезмәтебезгә куана идем, хәзер куанычын күрмим. Ике кызыма, аларның гаиләсенә булсын, дип тырышмыйча да булмый. Хәсрәт утларында көлгә әйләнсәк улыбыз да тыныч ятмас, кичермәс тә иде безне.
Илдар да бик тырыш егет иде, эштән дә курыкмады, үткен булды, ачык йөзле, балкып торыр иде. Спортны бик яратты. Балтач гимназиясендә укыганда остазы, данлыклы тренер Рәлиф Әскаровта чаңгы спорты буенча, җиңел атлетика белән шөгыльләнде, урыннар да алды, аның медальләре санап бетергесез. Хәзер исә Балтач гимназиясе үзенең укучысы Илдар Галиев истәлегенә чаңгы ярышын уздыруны традициягә кертте, бер ел да калдырмый, уздырып килә. Көрәш белән дә мавыгып алган Илдар. Тәнзилә улының фотоларына карап, газиз бөртегенең беренче тапкыр келәмгә чыгуын искә алды.
— Әтисе белән киттеләр Арбор сабантуена, беренче тапкыр шунда көрәшеп кайтты балакаем. Иң яшь көрәшче дип бүләкләгәннәр иде аны, — ди әнисе.
Өйнең диварларында Илдарның фотосы, менә гаиләсе белән төшкән, ике сеңлесе белән елмаеп тора (Илдар үзе беренче, олы бала), монысы йөргән кызы, дуслары, сыйныфташлары... Бүлмәсендә Илдар хезмәт иткән мотоукчы полкының әләме. Шунда Рәсәй әләме дә тора. Рәсәй флагын каберенә куймадыгыз мыни, дип сорыйм Тәнзиләдән. Куйган икән, тик икенчене сатып алып куйган, монысы табуты өстенә ябып кайтарганы, «истәлеккә калсын, дидем, куйдыртмадым, ул каберендәге Рәсәй әләмен ике алыштырдым инде, кояш ашый да, төсе югала», ди.
Илдарны әнисенең туган авылы Көшкәтбашка җирләделәр, кайтып барышлый авыл тавыннан төшкәндә әләме җилфердәп каршы ала, киткәндә озатып кала. Ана йөрәге мең кат өзгәләнә. Әтисенекен әйткән дә юк инде.
— Улыбызның үлгән хәбәрен Илнур миннән алда белгән, — дип сөйли Тәнзилә. — Мин ул көнне универмагка төштем, берни белмим, иркенләп йөрим, кешенең сәер карашларын тоя башладым, шулчак Илнур шалтырата, бездә кайгы, ди. Җир убылды шулчак, әллә кая тирәнгә очтым, аңыша алмыйм. Кайтсам, Илнур кара хәсрәттә. Тамагыннан ризык үтмәс булды, куллары калтырый. Үксеп йөргән җирдән акылыма килеп, үземне кулга алырга туры килде. Илдар улымның кайтасы да бар бит әле, әтисе дә андый-мондый булса нишләргә кирәк. Аннан соң, ышанмадым да мин, кайтканчы, күргәнче ышанмадым, мөмкин түгел, мөмкин түгел дип кат-кат әйттем үземә. Төшкә дә кермәде бит. Соңгы тапкыр телефоннан сөйләшкәнне дә барладым. 2022 елның 23 феврале иде ул. Улым, бәйрәм бит бүген, син дә армиядә, синең дә бәйрәм бит бу, котлыйм, дидем. Әни, мин сине яратам яме, диде. Соңгы сүзе шул булды. Әле дә колагымнан китми. Бөтен әйтәсе килгәне шул бер сүзгә сыйган күрәсең, баламның. Әтисенә әйткән, безне кертәләр, әллә чыгабыз, әллә юк, дигән. Әтисе дә миңа әйтмәде, алдан белгән булсам, бәлки Мәскәүгә дә чыгып чапкан булыр идем. Мәскәүдә хезмәт итте бит ул. Әллә ниләр уйлап үземне битәрлим инде хәзер.
Әнә шулай үзен битәрли-битәрли дә, сагышларым сөйлим җилләргә дип басу-кырга, урманга китә Тәнзилә. Оста гөмбәче дә ул, «ирем вакуум алып бирде, гөмбәләрне дә эп-свежий килеш, дару үләннәрен дә шунда саклыйм хәзер», ди. Яңа җыйган миллекләре дә суыткычта тора аның. Ә гөмбәне бик тәмле тозлый Тәнзилә, сатарга уйласа, сатып та бетерә. Алалар, яраталар. Әле менә сарымсак уңышына сокланып йөри, дүрт түтәлдән дөнья кадәр уңыш чыккан, кирәк кеше мөрәҗәгать итә ала, бик яхшы сарымсагы.
Илдарның истәлек альбомнарын карыйбыз. «Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып. Исмең калсын, үзең үлсәң дә Тарихларда укып ятларлык». Муса Җәлил шигыре бу. Хәрби төстәге альбом бите шушы шигырь белән ачыла. Ә анда Илдарның балачагы, мәктәптә укып йөрүе, үсмер чагы, студент еллары, акармия, һәм... батырларча һәлак булуы.
Язманың дәвамы ,"Хезмәт" газетасының 29нчы санында, 25 июль көнне басылып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Рэхмэт
0
0