Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

«Өй күчтәнәчләрен көтеп алабыз»

Егетләребез ялга кайткач волонтерлар янына керә, рәхмәт белдерә

Билгеле бер полкларга ярдәм илтүче Радик Хәбибуллин төркеменең ике экипажы да үзләренә тапшырылган йөкләмәне үтәп, әйбәт кенә кайтып җиттеләр. И зарыгып көтеп алалар инде безнең солдатларыбыз аларны! Солдатларның бөтен ихтыяҗларын да диярлек кайгыртырга тырышалар шул алар, мөмкинлекләреннән чыгып барлык запросларны да үтәргә омтылалар. Акча булып, ярдәм көн дә күпләп җыелып торса, атна саен да барыр кебек алар, чөнки шулкадәр күңелләрен биреп эшлиләр, андагы егетләрнең хәлләрен аңлыйлар, йөрәкләре сыкрый, тик бернишләп тә булмый, бары тик ярдәмнән генә калдырмаска кирәк. «Өй күчтәнәчләрен көтеп алабыз», ди махсус хәрби операциядәге егетләребез-кызларыбыз. Күбрәк чәк-чәк сорый алар, бу юлы тәмле, татлы ризыкны чәй йорты кызлары да пешереп биргән.

«МДСУ-1» оешмасы янәдән зур ярдәм күрсәткән, күмәк хуҗалыклар районның «Изгелек» фонды аша барган саен юл чыгымнарын күтәрә, район хакимияте һәр баруда ярдәм итә, монысында генератор алырга булышкан. Район халкының ярдәме әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур. Төркемгә егетләрнең нәрсә сораулары куелуга акча күчерә башлыйлар, кызганыч, һаман да шул берүк кешеләр булыша, инде волонтерлар күзәтеп утыручыларга төркемнән чыгып китегез, сезнең урынга ярдәм итәргә теләүчеләр керерләр, дип тә язып карый, тик «диван экспертлары» селкенми дә, күзәтә бирә. Ашлар пешерергә дә бик күп әйбер кирәк, иткә дә ихтыяҗ зур. Хәзер бакча тулы хәзинә, кем нәрсә эшли ала, — фронтка дип тә эшләсен иде ул. Чәйләр тутырырга кипкән үләннәр, аш ясарга бәрәңгесен, суганын, тәмләткечен, кишерен китерүчеләргә, хәтта ки киптереп бирүчеләргә аш ясаучы, чәй әзерләүчеләр бик рәхмәтле. Менә берәү җиде чиләк бәрәңге, күп итеп суган, укроп китергән, боларның барысы да Чутай авылының аш ясаучы уңган кызларына китә. Булсын, чиләкләре зур булмасын, әмма ул бу изге эшне башкарган, игелекле затларның шушындый хеәзмәтләре җиңүне якынайтсын, исән булганнар туган якларына кайтсын. Кирәкле әйберләр килүгә аш-су осталары шунда ук эшкә керешә, әнә, Балтачтан Мәгъмүрә апаның 60 килограмм чөгендер китерүе булды, шундук пешерергә дә куйдылар, күп күренсә дә әзерли башлагач бик аз күләмдә кала шул ул яшелчәләр. Шуңа күрә, кемдә яшелчә, ит бар, аларны Чутай авылының Пионер урамындагы 126 нчы йортына китерүләрен-илтүләрен, җибәрүләрен сорыйбыз, диләр әлеге группа волонтерлары.

— Безгә — Балтачтагы фотокопцентрга китерсәгез дә була, үзебез тапшырырбыз, — диләр. Шунда ук, фронттан «соры капчыклар кирәк, бик күп кирәк!» дип яздылар. Анысына да заказ бирде воолнтерлар, шунда ук бер мең капчыкка заявка китте. Егетләр сораган медиаконвертер да булды, ике данә аны куштылар, моның өчен Илдус Галиевка рәхмәт, табарга ул булышты, арзанга да чыкты, диләр. Рацияләр дә алынды, квадрациклга кирәкле запчакстьлар да кайтып җитәчәк. 
— Һәр сум бик кадерле, — ди волонтер Ринат Солтанов. — Безгә егетләрнең кушканнарын үтәп барырга кирәк, без аларны авырлыклар алдында ялгызларын гына калдыра алмыйбыз.
Гуманитарка тиз дә җыелыр иде бәлкем, бөтен кеше дә кушылса. Андагылар безне өзелеп көтәләр бит.

— Брат, сәлам, — дип яза әнә бер егетебез. — Бөтен посылкалар да килеп җитте. Минем исемнән халыкка, үзегезгә мең рәхмәт. Барысы да үз вакытында булды, алайса ашлар да, калган әйберләр дә почти беткән иде инде. Тагын бер тапкыр бик зур рәхмәт. 
Шундый күңелле бит ул кайтавазларны укырга, ишетергә. «Улым посылкаларны алды», дип куанып яза аналар, инде күп әни әлеге җөмләләрне язудан мәхрүм, шуңа күрә егетләрнең исәнлеген саклыйк, көчебездән килгән кадәр ярдәм итеп яшик.

Рәсем асты: Махсус хәрби операциядәге егетләребез ялга кайткач волонтерлар янына керә, рәхмәт белдерә, күчтәнәчләр калдыра. "Байкал" (фоторәсемдә сулда)  шуларның берсе. Уңда волонтер Радик Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар