Волонтер Лена ханым көндәлегеннән
Күптәннән ярдәм итәсе килә иде инде...
Көек авылыннан Илдус Хафизов һәм аның тормыш иптәше Гөлира ханым килделәр.«Хезмәт» газетасыннан укып, белешеп килдек, күптәннән ятим балаларга ярдәм итәсе килә иде инде, диләр. Шулай, теләк бар икән, Аллаһ мөмкинлеген дә бирә. Бик күп күчтәнәч, 3 төргәк памперс алып килгәннәр. Күчтәнәч дигәннән, бик зур савыт белән бал, Корбан итеннән әзерләнгән тушенкаларга кадәр бар. Балаларны кайгыртып, зурлап килгәннәре өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен зурласын, уйламаган җирләрдән хәләл мал, тәгам ризыклар белән сөендерсен. Фотога төшүгә бик каршы булсалар да, сезгә карап башкалар да килерләр дигәч кенә ризалаштылар. Рәхмәт сезгә, изге күңелле Хафизовлар.
Сүз уңаеннан, махсус хәрби операциядәге элемтәчеләребезгә ярдәм йөзеннән, телефоннар алу өчен 187500 сум җыен бара, булыша алабыз һәрберебез дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев