Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Балтач бистәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган Җиңү бәйрәме митингыннан фоторепортаж-1 (бик күп фото)

Фотолардан бәлки үзеңне дә табарсың...

Җиңү митингы истәлекле, үзенчәлекле булды. Килгән тамашачы да канәгать калды. 80 еллыкның парадын атлар-җайдаклар башлады, бу зур бәйрәмнең үзгә бер яме иде, аңарда хаклык та бар — Бөек Җиңү атлар ярдәмендә дә яуланды, фронтта да, тылда атлар әһәмиятле роль уйнады.

Мотоциклчылар елдан-ел күбәя, әлеге спорт төре бер яктан яшьләребезгә шөгыль булып торса, икенче яктан районда яшәүчеләрнең матди тормышын да күрсәтә, чөнки мондый спорт төрен сөю кыйммәткә төшә.

Иминлек мәсьәләсе дә нык кайгыртылган иде, мәйданга кайсы яктан кермә, тикшереп кертәләр. Парадта бакча сабыйларының да катнашуы һәм район башлыгына сәламнәр бирүе әйтеп бетергесез күркәм мизгелгә әверелде, бу минутларда хәтта балкып кояш чыкты, болытлы көнгә ямь керде.

Бәйрәм тамашасын әзерләүдә талантлы үзешчәннәребез җитәрлек хәзер, алар артистлардан ким түгел, үткәннәрне кабаттан яңарта беләләр.

Җитәкчеләребез бәйрәм белән котлады, район хәрби комиссарының чыгышы югарылыгы белән 80 еллыкка тиң иде — эчтәлекле, аңлаешлы, бирелеп тыңладык. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең Батырлык ордены, медальләре тапшырылды. Боларның барысын да районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван агы Гыйльмуллин күрде, шөкер, Батырыбыз Җиңүнең 80 еллыгында да катнаша алды. Мәңгелек дан Сезгә, ветераныбыз!

 Тыл ветераннары, тол хатыннар, махсус хәрби операция батырларының гаилә вәкилләре дә бар иде бәйрәмдә. 

Фотолардан бәлки үзеңне дә табарсың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү бәйрәме