Бөек Җиңүгә - 81 ел

Казан автобусларында 9 майга мөмкинлекләре чикле балалар башкаруындагы сугыш турында шигырьләр яңгыраячак

Проект «Сүз көче» ораторлык осталыгы конкурсының бер өлеше булды

9 Май алдыннан Казан автобусларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укый торган видеороликлар пәйда булачак. 

Фильмны төшерүдә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 бала катнашты. Алар Роберт Рождественский, Александр Твардовский, Андрей Усачев һәм башка авторларның әсәрләрен укыдылар. Проектка әзерлек берничә атна дәвам итте  – катнашучылар белән педагоглар һәм ата-аналар шөгыльләнде.

Һәр ролик ике минут чамасы дәвам итә. Видео пассажирларның игътибарын читкә юнәлтмәс өчен тавышсыз күрсәтеләчәк, ә шигырь текстлары субтитрлар форматында чагылачак.

Проект «Сүз көче» ораторлык осталыгы конкурсының бер өлеше булды. Аның бурычы — үсеш үзенчәлекләре булган балаларның тарихи теманы тирәнтен кабул итүләрен һәм иҗтимагый тормышта актив катнашырга сәләтле булуларын күрсәтү.

 

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сугыш

Нет комментариев