Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Казанда юстиция гвардиячеләре Җиңү көне алдыннан ант кабул итте

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары астында гвардиячеләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкардылар

Юстиция гвардиячеләренең ант кабул итү тантанасы бүген Россия Юстиция министрлыгының Казан институтында (филиалында) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды.

Гвардиячеләргә сәламләү сүзе белән РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең эксперт советы рәисе урынбасары Анна Кондратьева мөрәҗәгать итте.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары астында гвардиячеләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкардылар, шулай ук марш ясау осталыкларын күрсәттеләр.

"Яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе – патриот  тәрбияләү. Бары тик төрле яклап үскән, тәнкыйди фикерләүгә ия кеше һәм гражданин тәрбияләргә мөмкинлек бирә торган комплекслы алым гына террорчылык янауларына каршы торуның нәтиҗәле механизмын формалаштыра алачак», – дип раслый юстиция гвардиячеләре остазы Рамил Миңнуллин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ант