Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Митинглар бездә дә матур узды

Икенче елга да җиңү таңын каршы алырга язсын

Районыбызның төрле авылларында Бөек Җиңүнең — 81 еллыгын бәйрәм итә халык. Безнең җирлеккә кергән Нөнәгәр, Комзавод, Чутай авылларында да митинглар бик матур, оешкан төстә үтте.


Кунакка килгән Балтач вәкиле Набиуллин Фирдәвес Рафаил улы, «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы рәисе Хайруллин Фердинанд Нургаян улы, җирлегебез җитәкчесе Закиров Илһам Наил улы, Ветераннар советы рәисе Ахметханов Әлфрид Заһир улы һәм Атказанган терлекче исемен әле дә горур йөртүче Гафиятуллина Рауза Габдулла кызы бүген бәйрәм белән тәбрик итеп, үз теләкләрен җиткерделәр.


Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, олы яшькә җитеп гүр ияләре булган ветераннар, тыл ветераннары өчен бер минутлык тынлык бар кешенең йөрәген сикерткәндер бүген. 
Сугыш.. Бу сүздә күпме күз яше, күпме өмет һәм сагыш. Фронттан килгән өчпочмаклы хатлар һәр йортта иң кадерле истәлек булып әле дә саклана. Бу хатлар мәхәббәт, тугрылык, җиңүгә ышаныч арттыручы хатлар булгандыр мөгаен. Мәктәпнең биюче кызларының 
" Фронттан хатлар " дип исемләнгән биюләре мәңгегә күңелдә сакланыр.

Ветераннарны искә алып һәйкәлгә мәктәп, күмәк хуҗалык, җирлек җитәкчесе Илһам Наил улы һәм Фирдәвес Рафаил улы чәчәкләр, веноклар салдылар.
Шулай ук бүгенгесе көндә безнең егетләребез хәрби операциядә безнең илебез чикләрен саклыйлар. Егетләребезгә туган авылларга тизерәк әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. Авылыбызда хәрби операциядә һәлак булган Мөхәммәтгалиев Вилсур Васил улының исеме мәңге сакланып калачак.
Балаларның интонация белән шигырь сөйләүләренә таң калырлык. 
Безгә шушы тормышны бүләк итүче Ветераннарыбызның оныклары оныкчыклары бит алар. Әле генә районыбызда үткән 

«Салют җиңү» конкурсында җиңү яулаган авылыбыз кызы Махмутова Гөлфинур Хафиз кызының моңлы тавышы күпләребезне шаккаттырды. 
Олы яшьтәге абый — апайлар икенче елгада җиңү таңын каршы алырга язсын әле безгә, — дип таралыштылар.
Бәйрәмнең оешкан төстә үтүе мәдәният һәм мәктәп коллективларының бергә эшләү нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нуринер