Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Ватан хакына батырлык онытылмый

Ветераннарыбыз урамнардан үтмиләр шул инде хәзер

Балтачыбызның Советлар Союзы Геройлары — Габдулла Гарифуллин, Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, Василий Булатов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Бакый Рәхимов!!!

Батырларыбызның туган авылларына килеп керәбез, элмә такталарда Кызыл Йолдыз балкый, Советлар Союзы Героеның рәсеме горур кыяфәттә сине каршы ала, кулларына корал алып ил сагына киткән бабаларыбыз, яу кырында мәңгелеккә башын салган-кайталмыйча калган авылдашларыбыз, нәселебез кешеләре берәм-берәм күз алдыннан үтә.

Безгә Җиңү бүләк иткән ветераннарыбыз түшләренә орден- медальләрен тагып, таякка таянып булса да урамнардан үтмиләр шул инде хәзер. Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткәндә сугышта турыдан-туры катнашкан 555 ветераныбыз исән-сау булган, ә хәзер инде батыр бабаларыбыз безне күктән күзәтә, һәр язларда күктән сәлам бирә, җиңүгә рухландыра. Каһарманнарыбызның кайтавазы, данлы исемнәре булып «Үлемсез полк» агыла. Һәркем, олымы ул, кечеме — дәһшәтле Бөек Ватан сугышын онытырга хаклы түгел, хатирәләрне яңартырга тарих бар һәм ул утлы сәхифәләр 1941-1945 елның канлы көннәрен, илбасарларның явызлыгын, җиңелмәс халкыбызның бөеклеген, ныклыгын, бердәмлеген кешелек дөньясына онытырга ирек бирмәс. Бабаларыбызның батырлыгы музейларда, әсәрләрдә, өй түрендәге солдат шинеле кигән фотосурәтләрдә, сандык төбендәге саргаеп беткән кадерле солдат хатларында саклана. Мәңгелек дан сезгә, батырларыбыз!!!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парад