Чисталык икеайлыгы башланды
1 апрельдән башлап районыбызда чисталык икеайлыгы башланды
Шушы вакыт аралыгында районыбызда яшәүчеләр капка төпләрен чистартып, тәртипкә китерергә тиешләр. Әгәр сезнең хуҗалыкта берәр нинди төзелеш эшләре алып барылып, капка төбендә төзелеш материаллары тора икән, бу очракта, авыл советына мөрәҗәгать итеп, тиешле белешмә алып куярга кирәк. Юкса, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Административ хокук бозган оешма кисәтү яки 200 000 сумнан алып 500 000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен кисәтү яки штрафның күләме 15000-30000 сум. Физик затлар өчен кисәтү яки 2000-3500 сум штраф каралган. Штраф салынганнан соң бер ел эчендә административ хокук бозу кабатланса, штраф күләме арта. Оешма өчен — 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; физик затлар өчен 3500дән 5000 сумга кадәр штраф салыначак.
«МЕЛИОРАТОР» ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ БИСТӘДӘГЕ ПАРКЛАРНЫ ҺӘМ ҮЗӘК УРАМНЫ КЫШЫН КАРДАН, ЕЛНЫҢ БАШКА ФАСЫЛЫНДА ЧҮПЛӘРДӘН АРЫНДЫРЫП, ЧИСТАЛЫКНЫ САКЛАП ТОТУЧЫЛАР. ӘЛЕГЕ КОЛЛЕКТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛУГА КАРАМАСТАН, ҮЗЛӘРЕНЕҢ ЭШЛӘРЕН ҺӘРВАКЫТ ҖИРЕНӘ ҖИТКЕРЕП БАШКАРА. / ФОТО: ЗӘЛИЯ ФӘЙЗРАХМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев