10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Бөтендөнья татар конгрессы балтачлыларга рәхмәт белдерә (фото)
Күптән түгел Балтачыбызда "Бишек туе" дип исемләнгән әдәби кичә гөрләп узды.
-
"Ак чәчәк"тә Өлкәннәр көне узды (фото)
Бистәбезнең 1нче номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасында уртанчылар группасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм иртәсе күңелле шартларда узды.
-
Балаларга пособие билгеләүдә үзгәрешләр
ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә балага бирелә торган айлык пособие исәпләүгә үзгәрешләр кертелде.
-
Әмир Абдрахманов – шахмат буенча Рәсәй чемпионы (фото)
27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Самара өлкәсе Кинель-Черкасск бистәсендә XIV Бөтенрәсәй авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышлары узды.
-
Раил Садыйков республика конкурсыннан икенче урын алып кайтты (+фоторепортаж)
28-30 сентябрь көннәрендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр арасында X республика һөнәри осталык конкурсының финалы узды.
-
Иртәгә “Без мәктәпкә барабыз” бәйгесендә тавыш бирү башлана
Иртәгә, ягъни 11 октябрьдән "Без мәктәпкә барабыз" бәйгесенә килгән фотолар өчен тавыш бирү башлана.
-
Гашура көне турында
Гашура көне Мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә, ягъни 11 октябрьдә (10 мөхәррәм) билгеләп үтелә. Гашура сүзе гарәпчә 10 дигән сүз.
-
Җыелышка дип барган идек, уйнатып кайтардылар (фото)
Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булды.
-
Балтачта Дамир Сафиуллин истәлегенә көрәш бәйгесе узды
9 октябрь көнне "Балтач" спорт комплексында батыр көрәшче Дамир Сафиуллин истәлегенә көрәш бәйгесе узды.
-
Муеның борылмый мәллә?.. (фото)
Узган елгы көзге ярминкәләрдән соң үпкәләп шалтыратучылар булды, сәгать 9, сатучылар таралыша башлады, итне сатып бетергәннәр, иркенләп йөреп, кирәкле тауарны да алып булмады, дип.
-
Озак еллар “Активист” күмәк хуҗалыгында бухгалтер булып эшләүче СЕМЕНОВА НУРЗИЛӘ ГАБДРАХМАН кызының 10 октябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Озак еллар "Активист" күмәк хуҗалыгында бухгалтер булып эшләүче СЕМЕНОВА НУРЗИЛӘ ГАБДРАХМАН кызының 10 октябрьдә 55 яшьлек юбилее. Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр, озын гомер телибез. 35 ел эшләү дәверендә Сез, үзегезне гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, төпле фикерле, тирән белемле белгеч һәм искиткеч...
-
“Кызыл юл” авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы механизаторы РӘИС ГАЯЗ улы НӘҖИПОВның 10 октябрь көнне 60 яшьлек юбилее.
"Кызыл юл" авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы механизаторы РӘИС ГАЯЗ улы НӘҖИПОВның 10 октябрь көнне 60 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Рәис Гаяз улы! Сезне чын күнелебездән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхет-куанычлар телибез. Узган матур гомерегезнең дәвамы озын, күтәренке рухлы, үткәне кебек үк...
-
Яңгул авылында яшәүче СӘЛИМӘ ЗИННӘТ кызы ГАБДЕЛХАКОВАның 10 октябрьдә 55 яшьлек олы юбилее.
Яңгул авылында яшәүче СӘЛИМӘ ЗИННӘТ кызы ГАБДЕЛХАКОВАның 10 октябрьдә 55 яшьлек олы юбилее. Ихтирамга лаек туганыбыз! Сине матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Күк йөзендәге иң якты йолдыз кебек син безнең юлыбызны яктыртып, юл күрсәтеп яшисең. Сиңа күтәрелеп караган һәр кеше йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Синең киң...
-
Норма авылында яшәүче кадерле әниебез РАШИДӘ ГАЗИЗУЛЛА кызы ШАКИРОВАНЫН 10 октябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Норма авылында яшәүче кадерле әниебез РАШИДӘ ГАЗИЗУЛЛА кызы ШАКИРОВАНЫН 10 октябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Әни! Ихлас йөрәктән сине матур бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әтиебез белән бәхетле,...
-
Тархан авылы картадан юкка чыга язып калган
Тархан - район үзәгеннән бик еракта урнашкан кечкенә генә бер авыл, биредә, ялгышмасак, бер генә хуҗалык бар, дип беләбез. Һәм менә кичә шул хуҗалыкның мунчасында кичкырын янгын чыга.