Тархан авылы картадан юкка чыга язып калган
Төрлесе

Тархан авылы картадан юкка чыга язып калган

Тархан - район үзәгеннән бик еракта урнашкан кечкенә генә бер авыл, биредә, ялгышмасак, бер генә хуҗалык бар, дип беләбез. Һәм менә кичә шул хуҗалыкның мунчасында кичкырын янгын чыга.

Шөкер, янгын сүндерүчеләр тиз арада барып җитеп, ялкынны туктатып, хуҗаның йорт-җирен саклап калалар. Күз алдына да китерергә куркыныч, әгәр ут теле хуҗалыкны камап алган булса, авыл тәмам бетәргә дә мөмкин иде бит.

Быел янгыннардан интегүчеләр күп булды. Инде бу утлы маймыл елын саклык белән генә, бүтән хәвеф-хәтәрләр күрми генә уздырып бетерсәк иде.

250

Нет комментариев