Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булды.
Төп сөйләшүләрдән соң, тәрбиячеләр әти-әниләргә төрле уеннар өйрәтә башлады, бергәләшеп "Шалкан әкияте", "Мишка-косолапый" уйналды, тычканнар булып мәчедән качтылар, туп, машина, курчак ише уенчыкларга сыйфатнамә бирделәр, кочаклашып та алдылар... Бу уеннарны әти-әниләр өйдә балалары белән уйнарга тиеш. Әнә шулай, күңелле, мавыктыргыч уза "Салават күпере"ндә җыелышлар.




Нет комментариев