Иртәгә, ягъни 11 октябрьдән "Без мәктәпкә барабыз" бәйгесенә килгән фотолар өчен тавыш бирү башлана.
Мәктәпләргә якты омтылышлар белән барган һәр көнне тагын да ямьлерәк, истәлекле итү максатыннан редакциянең иҗат коллективы укучыларыбыз арасында игълан иткән "Без мәктәпкә барабыз" дигән бәйгесенә фотолар кабул итү тәмамланды, бәгегә барлыгы 29 укучыбыздан фотосурәтләр килеп иреште. 11 октябрьдән 31енә кадәр әлеге фотолар өчен тавыш бирү булачак. Җиңүчене сез үзегез тавыш биреп билгеләячәксез.
Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә, уң як баганада «Тавыш бирү» сәхифәсендә, үзегезгә ошаган фотосүрәтне билгеләргә һәм «Әйе» төймәсенә басарга кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бер компьютердан бер тәүлеккә бары тик, бер тапкыр гына тавыш биреп була.
Хәерле сәгатьтә, башлыйк тавыш бирүне…
Хәерле сәгатьтә, башлыйк тавыш бирүне…
Нет комментариев