13 май 2015 яңалыклары
-
«Сосна» җәмгыяте хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән смотр-конкурста республикада икенче.
Рөстәм Миңнеханов эш кешесе турында, аның имин хезмәтен, сәламәтлеген тәэмин итүне беренче чираттагы мөһим бурыч итеп куя. Һәм бу өлкәдә җитәкчелектән конкрет эш таләп итә.
-
Уважаемые наши читатели, мы нуждаемся в вашей поддержке!
Уважаемые наши читатели! Мы участвуем в конкурсе «Легендарные бренды «Татмедиа» и нуждаемся в вашей поддержке, очень надеемся, что каждый из вас найдет несколько секунд, пройдет по ссылке и проголосует за родную газету!
-
Әтнә авылында бәйрәм концерты гөрләде.
9нчы май - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Әтнә авылы клубында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре концерт куйды.
-
Хөрмәтле укучыбыз, фикердәшчебез, хәбәрчебез!
Бүгенге көндә бәяләр арту белән беркемне дә шаккаттырып та, куркытып та, шатландырып та булмый. Әле генә ярты елга 300 сум торган «Хезмәт»ебезнеӊ дә бәһасе 548 сумга менеп җитте. Бу турыда югары даирәдәгеләр дә борчылалар, почта хезмәтенә киткән чыгымнар күп булу сәбәпле, ярдәм сорап дәүләт җитәкчелегенә хатлар да юлланды. Бүгенге көндә...
-
Айпад отасың килсә, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте үткәргән конкурста катнаш.
2015 елның икенче яртыеллыгына язылу өчен "ТАТМЕДИА" җәмгыяте карамагындагы газета-журналларга иң күп язылган кеше (чекларның гомуми суммасы исәпкә алына) бәйгенең төп призы - айпадка ия булачак.
-
Кили авылында 180 төп агач утыртылган.
"Кили авылының башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы территориясендә бертөркем әти-әниләр белән 180 төп яшь юкә, миләш, чыршы агачлары һәм спирея куаклары утырттык.
-
Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе быел 26 июльдә Бөрбаш авылында узачак.
Быел ул сигезенче тапкыр уздырыла. Сабан туена Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә мөселман балалары җыелачак.
-
ГТО нормаларын тапшыру мизгелләре.
-
Бүген Бөрбашта праймериз үтә.
Май аенда "Бердәм Россия"дә кандидатлар, сайлаучылар һәм Хисап палатасының эшче төркеме катнашында башлангыч партия эчендәге тавыш бирүләрнең икенче этабы уза.
-
Районда корал алу һәм йөртү хокукын бирүче лицензияләр бирү хезмәте күрсәтелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең полиция капитаны Рамил Бәдретдинов спорт һәм ау мылтыкларының һәр төренә һәм аларга патроннар алуга рөхсәт кәгазе һәм корал йөртү хокукына таныклыкка лицензияләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә.
-
Хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарның хокукларын саклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшләячәк.
Бүген 10.00-17.00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарның хокукларын саклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшләячәк.
-
Балтачта язгы кыр эшләре торышы.
ҖИР ӘЗЕРЛӘҮ Быел яз районда 42794 гектарда җир эшкәртергә кирәк. 12 майга аның 25999 гектары - 60,1 проценты эшкәртелде. Район хуҗалыкларында ул түбәндәгечә:
-
Батырларның даны мәңгелек.
Шушы көннәрдә ил күләмендә Җинүнең 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Һәр җирлек, һәр гаилә аны зур әзерлек белән каршы алды. Безнең Пыжмара авыл җирлегендә дә күп төрле чаралар үтте.