Бүген 10.00-17.00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарның хокукларын саклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшләячәк.
Республиканың хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппарат вәкилләре сезне борчыган сорауларга җавап бирәчәк, спорлы хәлләрне ачыкларга ярдәм итәчәк.
Телефоннар: 8 (843) 236-40-62, 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-89-15.
Фото: http://aur-vesti.ru/news/60799/
Нет комментариев