21 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Олылырга хөрмәт
1990 нчы елның 14 нче октябрендә БМО 1 нче октябрьне Халыкара картлар көне дип игълан итәргә фәрман чыгара. Башта бу көне Европа һәм Америкада гына үткәрелде, ә инде 90 нчы еллар ахырында бөтен дөньяда үткәрелә башлады.
-
Авыл зарын кибет белә.
Авылда нәрсә булганын һәм буласын, район, ил хәлләреннән дә күпмедер хәбәрдәр буласыӊ килсә, кибеткә кил. Кибеттә сөйләнгән яӊалык инде ул урам гәйбате генә түгел, аӊа күпмедер рәсми төсмер дә өстәлгән була.
-
Балалар бакчасы өчен түләүләр тагын арта
2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү якынча 12 процентка артачак.
-
Әниебез ФӘЙРҮЗӘ ИЛДУС кызы КОРБАНГАЛИЕВАның 22 ноябрьдә олуг бәйрәме, юбилее
Балтачта яшәүче әниебез ФӘЙРҮЗӘ ИЛДУС кызы КОРБАНГАЛИЕВАның 22 ноябрьдә олуг бәйрәме, юбилее.
-
“Аленький цветочек” исемле иҗади өлкәара бәйгедә Балтачтан 4 бала катнашты
2014 елның февраленнән октябренә кадәр С.Т.Аксаков исемендәге Ульяновск өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр оештырган "Аленький цветочек» исемле ХII ачык өлкәара иҗади бәйгесендә районыбыздан 4 бала катнашкан иде.
-
Гимназия һәм Сосна мәктәбе укучылары район данын яклый
Бу сәгатьләрдә Питрәчтә 1998-2000 елгы балалар арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге бара.
-
Әниебез ГӨЛБИКӘ ХАЛИКЪ кызы ХӘБИБРАХМАНОВАга 21 ноябрьдә 80 яшь тула
Сосна авылында гоме р итүче әниебез ГӨЛБИКӘ ХАЛИКЪ кызы ХӘБИБРАХМАНОВАга 21 ноябрьдә 80 яшь тула.
-
Туп типтеләр... Бөгелмәдә.
Балтач урта мәктәбе укучыларыннан торган җыелма командабыз (тренерлары Ильяс Галимуллин) 2002-03 елгы малайлар арасындагы мини-футбол буенча Бөгелмәдә узган Татарстан беренчелегендә Саба Арча, Кукмара егетләреннән өстен булып, Казан командаларыннан гына калышып, алтынчы урынны яулап кайттылар.
-
ИКЕ ӘНИЕМ (хикәя)
Дүрт балалы Мәүлия бишенче бәбәй алып кайтты. Ике кызлы, ике уллы, олы кызы унсигезе тулган хатынның тагын бала табуы турында авыл халкы төрлегә борып сөйләсә дә, кырык биштән узган Мәүлия кеше сүзенә карамады, Сәкинәне, олыгая барган көнемдә ходай биргән бүләк, дип сөенә-сөенә үстерә бирде.
-
С днём бухгалтера!!!
Дебеты и кредиты для Вас давно стали родными. Вы безупречно справляетесь с составлением отчетов и заполнением Главной книги. Пусть в этот прекрасный день и всю жизнь рядом с Вами будут верные друзья и любимая семья, а здоровье и счастье будут постояльцами в Вашем доме.
-
Көрәшчеләребез Татарстан Чемпионатында катнашырга юлга җыена
Иртәгә, ягьни 22 ноябрьдә башкалабызның "Ак Барс" көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан Чемпионаты ачыла.
-
Адвокат Рашит Нәбиев бушлай юридик ярдәм күрсәтә
Балтач районы җирлеге буенча адвокат Рашит Мәсхүтович Нәбиев аерым категория гражданнарга (I һәм II группа инвалидлар, сугыш ветераннары, аз керемле гаиләләр, ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләр һәм башкалар) бушлай юридик хезмәт күрсәтә.
-
Балтачта багана утлары көндез яна, кичен – юк
Балтач урамнарында кичен утлар соң бирелә дип, белдерүебезгә дә карамастан, бу көн кадагында кала бирә.
-
Зәлидә Габидуллинадан шигъри күчтәнәч
Сәламәт булып үсик
-
21 ноябрь Россия салым органнары хезмәткәрләре көне.
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин салым органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.