2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү якынча 12 процентка артачак.
Бу 280 сум дигән сүз. Бүген балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен дәүләт үз өстенә ала. Ә ата-аналар гомум бәянең 27 процентын түли. Бүгенге көндә әти-әниләр өч яшьтән олырак бала балалар бакчасында 10,5 сәгать булган өчен 2283 сум түләсә, киләсе елның гыйнварыннан түләү бәясе 2563 сумны тәшкил итәчәк.
Фото: http://gorodkirov.ru/content/article/govorit-o-povyishenii-platyi-za-detskie-sadyi-prezhdevremenno-20130703-1746/
Нет комментариев