Иртәгә, ягьни 22 ноябрьдә башкалабызның "Ак Барс" көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан Чемпионаты ачыла.
Ярышларга районыбыз егетләре ныклап әзерләнде. Көндәлек "Балтач" универсаль спорт залында күнегүләр уздырдылар.
Районыбыз командасында Илдар Зарипов, Айдар Гәрәев кебек спорт осталары белән беррәттән Ирек Әхмәтханов, Радил Гыйззәтуллин, Нурфат Шәфигуллин, Салават Әсхәдуллин, Руслан Рәфыйков кебек өметле яшьләребез дә бар. Узган ярышларда районыбыз өчен бил алышып чемпион калган Апас районы егете Фердинанд Вәлиев бу ярышларда да безнең өчен бил алышачак. Аларга келәмнәрдә уңышлар теләп калабыз. Алла боерса, уңышлары турында тәфсилләбрәк язарбыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев