27 июль 2015 яңалыклары
-
Таһирә Зиннәтова: “Күрше-тирә ялгыз итми”
Югары Сәрдеккә баргач, иң өлкән кеше - 85 яшьлек Таһирә Зиннәтова янында булдык. Ул шушы авылның чын патриоты: Югары Сәрдектә туып-үсеп, гомере буе шушында яшәгән, эшләгән, үз бәхетен биредә тапкан.
-
Чокырлар тигезләнде
Инде күптәннән бу чокырлар турында язабыз. Сүз Балтач бистәсе Нариман урамыныӊ зират башындагы үзәк урамга тоташкан ара турындагы барлыкка килгән чокырлар турында.
-
Мәдинә ЗЫЯТДИНОВА : «Кош тоткандай булдым!»
Фәридә Шакированың "Бирегез миңа түбәтәй!" дип исемләнгән балаларга багышланган яңа шигырьләр китабы кулыма килеп эләккәч, кош тоткандай булдым.
-
Рушания Шакирова: “Гомер көтми икән”
Мәктәп еллары иң күңелле вакыт. Дуслар белән булган матур вакыйгалар, мәктәптә узган күңелле чаралар - болар барысы да онытылмаслык хатирәләр. Сыйныфташлар белән бергә җыелган чакта: "Без укыганда башкача иде", - дип искә алырга яратабыз.
-
Игътибар, игътибар! ТНВ каналларында үзегезне күрергә ашыгыгыз
Хөрмәтле райондашлар, бүген, ягъни 27нче июль көнне "Яңа гасыр" (ТНВ) каналында 20.30, "ТНВ-планета" каналында 20.05 сәгатьтә бөрбашта үткән Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеннан репортаж карагыз.
-
Балтач үзәге юлы таләпләргә җавап бирәчәк! (фото)
Балтач бистәсенеӊ төп урамы булган Ленин урамында юлчылар зур эш башлаганннар. Күп еллар дәвамында аннан, моннан ямалган, казылган, күмелгән юлны бар таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләргә уйлыйлар.
-
Бүген районда урып-җыю эшләре башланды – «Кызыл юл» һәм «Маяк»та уракка чыктылар
27нче июль көнне ике хуҗалыкта - «Кызыл юл»да һәм «Маяк»та уракка төштеләр.
-
Балтачта дәүләт ярдәме белән салынган өйләрдән яңа урамнар калкып чыкты
Соңгы биш елда яшәп һәм гаять тә уңышлы эшләп килгән авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләрне тораклы итүгә корылган Президент программасы йорт-җир белән генә тәэмин итеп калмады, яшь парларны матди яктан да, рухи яктан да ныгытты, тигез тормышка стимул бирде, киләчәген өметле итте.
-
Балтачта чисталык ункөнлеге игълан ителде
Язын чисталык икеайлыгы вакытында Балтачыбыз күзгә күренеп чистарган иде. Тирә-як яшеллеккә, шау чәчәккә күмелде.
-
Балтачта Хәрби Диңгез флоты көне гаилә бәйрәменә әверелеп бара (фото)
26нчы июль - Хәрби Диңгез флоты көнең хәрби бурычларын флотта үткән райондашлар зурлап билгеләп үттеләр. Районыбызның Әфганчы-интернационалистлары истәлегенә куелган һәйкәл янына тагын бер истәлекле билге куелды. Ул - Хәрби Диңгез флоты символы.
-
Рәсүлә Әгъзәмова: “Дөньяның җанга якын иң газиз урыны – ул минем туган авылым Яңгулым”
Үз колачына күпме матурлыкны сыйдырган ул! Киң болыннар,сахрага тиң тугайлар, искиткеч урманнар дисеңме - барысы да үзләренә җәлеп итеп, сокландырып торалар. Авыл башында тарихи хәзинә - җилдән җитез Тегермән балкып тора. Ә Шушма елгасының чал дулкыннары авылымның ямен еракларга тараталар.
-
Төзүчеләр урамында асфальт әле һаман ныгымаган
Бистәнең Төзүчеләр урамында асфальт түшәүләре, әмма анда "лежаший полицейский"ның салынмавы турында сайтыбызда баштарак хәбәр ителгән иде. Укучыларыбыз әлеге хәлгә ачыклык кертергә ярдәм итүебезне сорап хат та юллаганнар иде.
-
300 баланың гомерен саклап калган каһарман – Александр Косолапов
Абакан ЮХИДИ инспекторы Александр Косолапов үз гомерен куркыныч астына куеп, батырлык үрнәге күрсәткән - балалар үлемен булдырмый калган.