Бистәнең Төзүчеләр урамында асфальт түшәүләре, әмма анда "лежаший полицейский"ның салынмавы турында сайтыбызда баштарак хәбәр ителгән иде. Укучыларыбыз әлеге хәлгә ачыклык кертергә ярдәм итүебезне сорап хат та юллаганнар иде.
Ул чагында без әлеге хат белән Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәһим Сибәгатуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул исә: "Әлеге эшләр асфальт ныгыгач башкарылачак", дип җавап биргән иде.
Әлегә кадәр биредә "лежаший полицейский" салынмаган. Машиналар көне-төне зур тизлек белән йөрүләрен дәвам итәләр. "Машиналар төне буе тәгәрмәч сызгыртып концерт куя. Кечкенә балалар турында уйлап та бирмиләр, төннәрен сискәнеп уянабыз. Көндез кибеткә яки детсадка барганда өскә менәрдәй булып, кайчакта теләсә-нәрсә кычкырып китәләр, дип зарлана биредә яшәүчеләр. Бераз көтик инде, җәмәгать! Күрәсең, Төзүчеләр урамында асфальт әле ныгып җитмәгән.
.jpg)

Нет комментариев