Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Балтач мәчете каршында эшләүче мәдрәсәдә чыгарылыш кичәсе үтте

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдрәсәне төгәлләүче шәкертләргә үзенең киңәшләрен бирде

Бүген Балтач мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте. Әлеге чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.

Алар Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе филиалында белем алучыларга дипломнар тапшырдылар. Быел мәдрәсәне 35 шәкерт - 10 ир-ат, 25 хатын-кыз тәмамлаган.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдрәсәне төгәлләүче шәкертләргә үзенең киңәшләрен бирде. "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең ректоры — Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгарылыш шәкертләрне котлап китте.

Бу инде 16нчы чыгарылыш. Дүрт ел белем өстәгән шәкертләр үзләренең тырышлыкларын мәдрәсәнең көндезге-читтән торып белем алу бүлеген тәмамлаган белгеч урта һөнәри белем турында диплом алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш