Һәр айныӊ беренче җомга көнне кич белән Балтач үзәк мәчетендә була торган вәгазъ кичәсендә үзенеӊ төрле басмаларда, зур җыелышларда матур, әдәпле һәм дәлилле чыгышлары белән аерым урын алып торучы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин катнашты.
Һәр вакыттагыча тирән мәгънәле, эчкерсез чыгышны тыӊлар өчен Балтач районы авылларыннан гына түгел, күрше районнардан һәм Киров өлкәсе аваылларыннан да милләттәшләр бар иде.
Бүген Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Киров өлкәсе Малмыж районы мәктәпләрендә көндез очрашуларда булачак һәм Яӊа Смәел авылында кичке вәгазъ сөйләячәк.







Нет комментариев