Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бөрбаш мәчетендә «Әниләр көне» уңаеннан бик матур чара үткәрелде

Чарада район җитәкчелеге, Казаннан килгән бер төркем журналистлар, язучылар, мөхәррирләр катнашты. Район «Ак калфак» оешмасыннан берничә совет әгъзасы да бәйрәм кунаклары булды

Бөрбаш мәчетендә «Әниләр көне» уңаеннан бик матур чара үткәрелде. Җәлил хәзрәт ярдәме, тырышлыгы белән, җирлекнең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Румия Закированың программасы нигезендә әзерлекле, матур, истәлекле чара булды.

Чарада район җитәкчелеге, Казаннан килгән бер төркем журналистлар, язучылар, мөхәррирләр катнашты. Район «Ак калфак» оешмасыннан берничә совет әгъзасы да  бәйрәм кунаклары булды.

Кичә әниләргә багышланган матур сүзләр белән башланып китте. Кичәне үзенең үтемле вәгазе белән Сәйдә абыстай ачып җибәрде һәм коръән укыды. Аннан соң Җәлил хәзрәт сүз алып, бу чараны үткәрергә планым һәм әйткән сүзем бар иде. Мәчеткә йөрүче гүзәл әниләрне чакырып, бәйрәм үткәрергә диде һәм үзенең теләкләрен җиткерде.

Чарада, мәчеткә иң күп ярдәм күрсәтүче спонсорның әнисе, Бөрбаш килене Алия Кыямовна, журналист Гөлназ Шәйхи, мөхәррир Фәния Хуҗахмәт һәм аның хезмәттәшләре, язучы Равилә Шәйдуллина һәм башка кунаклар катнашты, чыгыш ясады.

Бәйрәм белән котлап, әниләргә ихлас теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов та җиткерде.

Кичә бик матур узды, күңелләргә кереп кала торган ихлас бәйрәм булды. Рәхмәт Җәлил хәзрәткә, аның гаиләсенә, ярдәмчеләренә, пешерүчеләргә, Румия ханымга. Әниләрнең бөеклеген тагын бер кат расладылар.

Сәлимә Габделхакова,
район «Ак калфак» оешмасы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев