«Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобын оештыра
Дин һәм тормыш

«Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобын оештыра

Флешмоб 31 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Казанның «Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобында катнашырга чакыра. Ул 1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан оештырыла.

«Флешмобта катнашу өчен әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегезнең һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызның Коръән сүрәләре укуларын, дога кылуларын видеога төшерергә һәм #әбиемдогалары #дога хэштеглары белән Инстаграм аккаунтыгызга урнаштырырга кирәк», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Солтан Исхаков/архив

Видеоларны 1 — 31 октябрь көннәрендә урнаштырырга кирәк.

«Якын кешеләрегез бу дөньяда инде юк, әмма аларның аудио яки видеоязмалары сакланып калган икән, искәртеп куярга онытмагыз, алар өчен дога кылырбыз», — диде хәзрәт.

 

Чыганак: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйге Дога уку бәйгесе

Нет комментариев