Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Яратуның иң беренче билгесе – яраткан кешеңне кайгырту, ди Җәлил хәзрәт

Әгәр ир – хатынга, хатын иргә уңайлы булсын дип тырыша икән, ул йорттан беркайчан да бәхет кошы чыгып китми

«Никахка баргач: «Ник бу кызны аласың яки ник бу егеткә чыгасың?» – дип сорыйсың. «Мин аны яратам, мин аның белән бәхетле булам», – дип җавап бирәләр. Дөрес җавапмы? Гаилә корганда үк ният дөрес түгел. Без яратып өйләнешәбезме, әллә эгоизмыбызны кайгыртыпмы? Без эгоизмыбызны кайгыртып өйләнәбез, «моны алам да яки кияүгә чыгам да, миңа аның белән лафа, рәхәт була» дип.

Туй үткәч, сериал бетә, тормыш башлана: бишектә бәби елап ята, тегендә – пычрак чүпрәк, монда – юылмаган савыт-саба. Бәхет күренмәгәч, гаилә таркалырга тотына.

Дөрес җавап мондый булырга тиеш: «Мин аны яратам, мин аны бәхетле итәм». Ярату ул – яраткан кешеңне кайгырту, син үзеңне, үзеңнән алып, башкаларга бирәсең, ә үзеңне генә кайгырту – эгоизм. Син күршең, туганың, хатының, балаларың өчен тырышасың икән, бу – ярату.

Әгәр ир – хатынга, хатын иргә уңайлы булсын дип тырыша икән, ул йорттан беркайчан да бәхет кошы чыгып китми. Әгәр дә син кемнедер яратасың икән, син ул кешегә уңайлык тудырудан рәхәтлек табарга тиеш. Шуңа күрә яратуның иң беренче билгесе – яраткан кешеңне кайгырту», – ди ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев